Фәридә Исмәгыйлева: «Дәүләтнең спектакль куелган бер тиене дә бушка тотылырга тиеш түгел»
Әлмәт театры директоры федераль акчаларга куелган спектакльләргә анализ ясарга чакыра.
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева 2017 елдан бирле барган «Кече ватан театрлары» федераль проекты кысаларында куелган спектакльләрнең ни дәрәҗәдә уңышлы баруы турында гомуми анализ ясарга тәкъдим итә.
«Минем бер тәкъдимем бар. Без федераль проект кысаларында куелган спектакльләр буенча гомуми цифрлар белән сөйлибез. Ә һәр спектакльнең ни дәрәҗәдә яңгыраш тапканын беләсе иде», диде ул 2023 ел өчен планнар билгеләр өчен «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе офисында барган киңәшмәдә чыгыш ясап.
Ул Татарстан буенча театрларда эшнең ни дәрәҗәдә баруын ачыкларга тәкъдим итте. «Сер түгел бит – арзанлы спектакльләр түгел. Һәр куелган спектакльне күпме тамашачы караган, яки ул нинди фестивальләрдә катнашканлыгы турында мәгълүмат булдырасы иде», диде ул.
«Без федераль проектка бәйле спектакльләргә бәйле учет алып барабыз. Дәүләтнең бер генә тиене дә бушка тотылырга тиеш түгел. Спектакль уңышлы бармаса безгә бик кыен була. Андый спектакльләр булды һәм без аның сәбәпләрен анализлыйбыз. Мәсәлән, бер елны әлеге спектакльләрдә төп рольләрдә уйнаган ике артистыбыз фаҗигале рәвештә һәлак булды», диде театр директоры.
Үз чыгышында Фәридә Исмәгыйлева Әлмәт театрының бу федераль проектның башлангычында ук торуын искәртте. РФ Дәүләт Думасының тарихи утырышында Әлмәт театры директоры Татарстанны тәкъдим итеп, республиканың кече шәһәр театрлары буенча тәҗрибәсе һәм кечкенә шәһәрдә театр яшәүтә нечкәлекләре турында сөйләргән иде.
2017 – 2022 ел аралыгында Әлмәт театры федераль проект кысаларында 16 спектакль чыгарган. Алар 30дан артык халыкара, бөтенроссия һәм региональ фестиваль лауреаты булган.
Директор сүзләренчә, үткән ел Әлмәт театры өчен уңышлы булган. Партия проекты акчалары буенча куелган спектакльләр уңыш китергән. Сүз Камил Тукаев куйган «Җил артыннан» һәм Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакльләре турында бара. Алар Казанда аншлаг белән узды һәм байтак дәрәҗәле фестивальләргә катнашты.
«Бердәм Россия» партия кураторы, ТР Дәүләт советы депутаты Людмила Рыбакова репертуарга анализ ясау тәкъдимен хуплап кабул итте. Ул театрлардан федераль проект буенча куелган спектакльләр турында белешмә әзерләүләрен сорады.
Әлмәт театры 2023 елда федераль проект буенча ике спектакль куярга җыена.