Татарстан шәһәрләрендә «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмын карап булачак
2 марттан башлап Казан, Түбән Кама, Уфа, Чаллы шәһәрләрендә «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмын карап булачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде. Фильмның генераль продюсеры, документаль өлеш буенча режиссеры – Айназ Мөхәммәтҗанов, нәфис фильмнар буенча режиссеры – Рәмис Нәҗмиев.
Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның елъязмаларына нигезләнгән. Картинада документаль һәм нәфис фильмнардан торган хикәяләү чиратлаштырыла. Документаль өлештә экспертларның әңгәмәләре һәм фикерләре китерелә.
Массакүләм сәхнәләр һәм төрле эпизодлар өчен барлыгы 300дән артык актер җәлеп ителде. Фильм өчен 100дән артык костюм тектерелде, 50гә якын төрле реквизит әзерләнде. Алар арасында кылычлар, калканнар, сөңгеләр, хәрби киемнәр бар.
Кинотасма 2022 елда узган Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды һәм тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты. Искәртик, фестиваль вакытында «Ибн Фадлан» фильмы 4 тапкыр күрсәтелде һәм алар барысы да аншлаг белән узды.