Сургутта татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе эшли
Сургут шәһәре татарларының Милли-мәдәни мохтәриятендә туган телгә сакчыл карыйлар. Шуңа күрә биредә күп еллар дәвамында татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе эшли. Якшәмбе көнне балалар һәм олылар мәктәпкә килә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мин һәр укучыга үз халкына, теленә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт уяту бик мөһим дип саныйм. Укыту миңа бик ошый, бу минем бурычым», - диде якшәмбе мәктәбе укытучысы Алсу Гайнетдинова.
Алсу Гайнетдинова үзе Татарстанда туган, Чаллы университетының татар филологиясе һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган. Аннары шул ук шәһәрдә татар теле укытучысы булып эшли.
2003 елда Сургутка күченеп, шуннан бирле татарларның Милли-мәдәни мохтәриятенең актив хезмәткәре, «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы солисты булып тора. Өч бала тәрбияли. Балалар бакчасында логопед булып эшли. Шулай ук Якшәмбе мәктәбендә эшләргә һәм туган телен һәм мәдәниятен саклауга багышларга вакыт таба.
Якшәмбе мәктәбендә олылар өчен дә дәресләр үткәрелә.