Эрик Гафаровның партнерларын Төркиядә гомерлеккә иректән мәхрүм иткәннәр
Төркиядә суд Эрик Гафаров партнерларын гомерлеккә иректән мәхрүм итте. Бу хакта Gafarov and Partners финанс пирамидасына нигез салучыларның берсе Телеграм-каналында язган, дип хәбәр итте «Татар-информ».
2021 елның язында Истанбулда атыш булганнан соң, әлеге ир-атларны кулга алганнар.
Эрик Гафаров ике дустының да өйгә кайтачагына ышануын, аларның гаебе булмавы турында язган. Ул дусларын иреккә чыгару өчен бөтен көчен куярга вәгъдә иткән, диелә хәбәрдә.