Мөслим районында икенче тапкыр «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале булды
Бүген Мөслимдә икенче тапкыр «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале үтте. Бәйрәм ярминкәсе белән башланган чарада район үзешчәннәре чыгышын, район фольклор ансамбльләр җырларын да халык яратып тамаша кылды.
Авыл җирлекләре, район үзәге балалар бакчалары, мәктәпләр кунакларны сыйлы табыннар белән каршы алды. Кайнар коймак, төрле чәй тәм-томнары белән сыгылып торган өстәлләрдә җылы пар чыгарып самовар кайнап утырды. Бу хакта «Авыл утлары» сайтында хәбәр ителә.
«Әлеге бәйрәм халкыбызның традицияләрен торгызуга бер адым. Мөслимдә яшәүчеләр күңелендә атларга аерым мөнәсәбәт урын алган. Бу фестиваль дәвамлы булсын иде», - дип сәламләде район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм кунакларын.