Түбән Камада онкологик авырулы балалар өчен хәйрия фонды очрашу уздырды
Түбән Камада «Нефть» комплексында онкологик авырулы балалар өчен «Мин тормышны сайлыйм!» шигаре астында чара узды. Очрашу ел саен Халыкара яман шеш авырулы балалар көнендә үткәрелә. Аны «Бердәмлек көче» хәйрия фонды оештыра. Түбән Кама эшмәкәрләре Илнар Сираев белән Руслан Шурпаев зур ярдәм күрсәтә.
Хәзерге вакытта фондта 45 бала тора, алар табиб, ата-анасы һәм якыннары ярдәме белән көн саен авыруны җиңү өчен көрәшә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Бу безнең барыбыз өчен дә авыр көн, әмма ул безнең бер-беребезгә ничек ярдәм итәргә әзер булуыбызны күрсәтә», - диде фонд рәисе Эльвира Шәйдуллина.
Яшь түбәнкамалылар һәм аларның әти-әниләре өчен аниматорлар, «Destiny» скрипка дуэты, Радик Зәйнуллов һәм Алинә Плеханова чыгыш ясады. Алар балаларга иң яхшы дару - яхшы кәеф һәм елмаю бүләк итте. «Энергизерлар» һәм «Girls band» коллективларында онкология авырулы балалар үзләре катнаша. Алар бию номерлары белән авыруның яңа мавыгуларга һәм тормыш шатлыкларына киртә булмавын күрсәтте.
Бу көнне Түбән Кама мэры Рамил Муллин да балалар белән очрашты. «Минем авырлыклар алдында куркып калмаган әниләргә һәм әтиләргә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез яктылык өләшәсез. Мин балаларга бик рәхмәтле, чөнки алар тормышны кадерләргә өйрәтә. Яңа көнгә бергәләп шатланасыз. Сез зур гаилә буларак һәрвакыт бер-берегезгә булышасыз һәм һәркем өчен борчыласыз. Авырлыклар булу-булмауга карамастан, сезнең һәр көнегез шатлык белән узсын иде», - диде ул.
Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.