Төркиянең төньягында тагын җир тетрәгән
Төркиянең төньягындагы Чорум шәһәрендә яңа җир асты селкенүләре теркәлгән. 3,6 магнитудалы ике селкенү 5 км тирәнлектә барлыкка килгән.
Җирле халык, биналар җимерелүдән куркып, урамга чыгып йөгергән. «Известия» шул турыда хәбәр итте.
Төркия сейсмологы Сөләйман Пампал фикеренчә, якын арада Анкарада һәм Истанбулда тагын да җимергечрәк җир тетрәүләр булырга мөмкин. Ул шулай ук Истанбулда төзелеш фондының бик зәгыйфь булуын әйтә. Биналар төзелгән бетонның сыйфаты бик түбән, коррозия дә күзәтелә. Җир асты селкенгән очракта 50 меңләп бина җимерелергә мөмкин булуын фаразлый профессор.
18 февраль көнне дә Төркиядә 5,2 магнитудалы яңа җир тетрәү күзәтелде. Җир асты селкенүләре 22:31 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) теркәлгән. Тетрәү урыны 10 км тирәнлектә урнашкан. Үзәге Кахраманмараш шәһәреннән 54 км ераклыкта булган, анда 376 меңгә якын кеше яши.
7,7 һәм 7,6 магнитудалы җимергеч җир тетрәүләр 6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында, Сирия белән чиктәш Кахраманмараш провинциясендә булды.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядә җир тетрәү вакытында үлүчеләр саны 40 642 кеше тәшкил итә. Шулай ук хәбәр ителгәнчә, 430 мең кеше бәла-каза урыныннан күчерелгән.