Педагогика югары уку йортларында уку атнасы гимн белән башланачак
Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы югары уку йортларында уку атнасы флаг күтәрү һәм гимн башкару тантанасы, шулай ук «Мөһим темага сөйләшүләр» дәресе белән башланачак. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов шулай дип белдерде. «РИА Новости» шул хакта яза.
«Без Педагогик белем бирүне үстерү ассоциациясе белән кабул иткән карар: Мәгариф министрлыгы карамагындагы югары уку йортларында, ягъни педагогика югары уку йортларында атна дәүләт гимнын башкарудан, дәүләт флагын күтәрүдән һәм шулай ук «Мөһим темага сөйләшүләр» дәресләре үткәрү белән башланачак», – диде Кравцов Ассоциация идарәсенең киңәйтелгән утырышында.
Россия Мәгариф министрлыгына 34 педагогика югары уку йорты буйсынган.
2022 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә уку атнасы дәүләт гимны һәм флаг күтәрүдән, шулай ук «Мөһим темага сөйләшүләр» дәресеннән башлана.