Мәскәүдә Татар милли-мәдәни үзәгендә Илһам Шакировны искә алу кичәсе узды
Мәскәүнең Татар мәдәният үзәге китапханәсендә Илһам Шакировны искә алу кичәсе узды.
Чара «Ак калфак» хатын-кызлар клубы тәкъдиме белән «Легендалар» проекты кысаларында үткәрелде. Проектның авторы һәм алып баручысы журналист Гүзәл Хөснетдинова җырчының тормышы һәм аның иҗатының үзенчәлекләре турында сөйләде. Мәскәү татарлары автономиясе сайты шул турыда хәбәр итә.
Кичә кунагы — Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Наилә Фатехова Шакиров белән уртак эшчәнлекләренә бәйле хатирәләрен сөйләде.
Татар-мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов аның иҗатының музыкаль аспектларына җентекләбрәк тукталды, аның үзенчәлекләрен һәм Шакировның башкару манерасының ничек барлыкка килүен аңлатты. Җырчы Шиһапов Илһам Шакиров белән шәхсән таныш булганга, аның турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Кичә китапханәнең уку залында төрле буын татар җырларын яратучыларны җыйды, алар легендар башкаручы турындагы хикәяләрне тыңлады, диелә хәбәрдә.