Апасның Кече Болгаер авылында патриотик кичә булды
Апасның Кече Болгаер авыл китапханәсе, балалар бакчасы белән берлектә ватанпәрвәрлек хисләрен җиткерү өчен тәрбия чарасы уздырды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итте.
Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн. Һәрвакыт күңелнең бер почмагына яшеренгән бу саннарны февраль аенда аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз. Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү – укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү. «Әфган юллары буйлап» дип аталган кичә дә шундый максаттан үткәрелде.
«Әфганчы авылдашыбыз Айдар Хәйруллин балаларга Әфган җирендәге Кардаган шәһәре янындагы бәрелешләр турындагы хәтерен яңартты. Укучылар бик кызыксынып тыңлады, бакча балалары батырлык турында мәкальләр әйтте. Хәрбинең күкрәк тулы медальләре хакында да укучылар сорауларга җавап алдылар. Бик җылы әңгәмә шартларында үрелеп барган әлеге чара укучылар куңелендә мәңге сакланыр. Батырларыбызны онытмыйк!» - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.