Татарстанда октябрьдән бирле беренче тапкыр коронавирустан авыруның 145 очрагы ачыкланган
Соңгы тәүлектә Татарстанда 145 кешедә коронавирус ачыкланган – соңгы тапкыр мондый күрсәткеч республикада узган елның 25 октябрендә теркәлгән булган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары сөйли.
Татарстанда яшәүче 18 кешене хастаханәгә салганнар. 98 кеше савыккан. Пандемия башланганнан бирле төбәктә ковидның 197 164 очрагы ачыкланган: 193 208 кеше сәламәтләнгән, 2 010 кеше йогышлы чирдән үлгән.