«Татар-информ» фотографлары Татарстан Мәдәният министрлыгы конкурсында җиңде
«Татар-информ»ның өч фотографы Рамиль Гали, Салават Камалетдинов һәм Солтан Исхаков «Татар халкының этнографик мозаикасы» конкурсында җиңүче булып танылды. Бүләкләү тантанасы Галиәскар Камал исемендәге театрда булды.
Шулай итеп, Рамил Галиның «Хәрби имам», «Намаз алдыннан» һәм Исламга 1100 ел» сериясе эшләре «Идел буе Болгар дәүләнең ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгын бәйрәм итү» номинациясендә беренче урынны алды. Икенче урынны «Изге Болгар җыены» сериясе белән Салават Камалетдинов алды. Моннан тыш, Солтан Исхаков «Халык-гамәли сәнгать» номинациясендә «Бүген кызларда бәйрәм» сериясе белән икенче урынны алды.
Шулай ук Мәскәү өлкәсе, Омск өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы вәкилләре призлы урыннар алды. Россиянең 16 төбәгеннән конкурста катнашу өчен 400дән артык эш кабул ителде. Һәр номинациядә җиңүчеләргә диплом һәм премия тапшырылды. Шулай итеп, беренче урынны алучыга 65 мең сум, икенче урынга 45 мең сум, өченче урынга 25 мең сум тапшырдылар.
«Татарстан Мәдәният министрлыгы фотографларга конкурста катнашу һәм акчалата премия алу мөмкинлегенә зур ярдәм күрсәтә. Бу сурәтләрне ведомство үзендә безнең мәдәниятне һәм традицияләрне пропагандалау өчен куллана алачак. «Татар-информ» фоторәссамнарының барысының да лидерлыкка эләгүе күңелле, бу бездә яхшы профессионаллар командасы булуы турында сөйли», - диде «Татар-информ» фотографы Рамил Гали.
Фотоконкурсны Татарстан Мәдәният министрлыгы оештыра. Ул «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.