Рөстәм Миңнеханов IDEX -2023 күргәзмәсендә Tawazun павильонында булды
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида ачылган IDEX-2023 халыкара күргәзмәсендә Tawazun павильонында булды.
Tawazun Әмирлекләр холдингы Алабуга шәһәрендә автомобильләр җитештерү буенча АУРУС проектының 36 процентына ия.
Компания оборона җитештерүләрен бер урында туплау өчен төзелгән сәнәгать паркын тәкъдим итә. Проектның асылы - мондый типтагы предприятиеләр ачу өчен инфраструктура һәм барлык кирәкле шартлар тудыру.
Искәртеп үтик, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре чакыруы буенча Абу-Дабида IDEX-2023 халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты. Татарстан предприятиеләре күргәзмәдә 1995 елдан бирле катнаша.