Теләче, Арча, Чаллы мөхтәсибәтләре хоккей, чаңгы һәм йөгерү ярышлары оештырды
19 февральдә Теләчедә танылган эшмәкәр Шамил Галәвиев Кубогына мөселман командалары арасында ачык хоккей ярышлары узды. Быел өченче тапкыр үткәрелгән ярышта Түбән Кама, Арча, Әлмәт, Чаллы шәһәрләре, Арча һәм Теләче районнары командалары көч сынашты.
Уен «Теләче – Арена» Боз сараенда үтте. Хоккей ярышының төп оештыручы – Теләче районы мөхтәсибәте. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә шулай ук Арча районы мөхтәсибәте беренчелегенә Мөрәле авылының «Мәйдан» спорт-күңел ачу үзәгендә чаңгы ярышлары узды. Чаңгы ярышында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен яшь төркемнәренә карап махсус дистанцияләр уздырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек һәм командалар буенча җиңүчеләр, призерлар билгеләнде.
Шулай ук 19 февральдә, Чаллы шәһәренең «Тәүбә» мәчете җәяүле йөгерү ярышлары үткәрде. Яшь төркеменә карап төрле дистанцияләрдә йөгереш бәйгеләре үтте. Чарада Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән 500гә якын кеше катнашты, диелә хәбәрдә.