Казанда психик авырулы егет урамда узып баручы хатын-кызга пычак кадаган
Казан үзәгендәге Университет урамында бер егет узып баручы хатын-кызга пычак кадаган. Яраланган хатын-кызга ярдәм кирәклеге турында хәбәр «Япеев» полиция бүлегенә килгән. «Татар-информ»га бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, кичке сәгать тугызлар тирәсендә хатын-кызның эшеннән кайтуы булган. Бервакыт аның каршысына бер егет йөгереп чыккан. Егет аңа пычак кадаган һәм урыннан качкан.
Һөҗүм итүчене тоткарлаганнар. Егетнең психиатрда исәптә торуы ачыкланган. Егет Республика клиник психиатрия хастаханәсенә урнаштырылган. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар.