Төмәндә Люция Хәбибуллинага «Татарстанның атказанган укытучысы» исеме бирелде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Төмәндә Люция Хәбибуллина белән очрашты. Люция Хәбибуллинага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Люция Хәбибуллина – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы.
Шулай ук 2016 елда Люция Хәбибуллинага яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә зур өлеш кертүе өчен Каюм Насыйри исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе дә бирелгән. Люция Хәбибуллина «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән дә бүләкләнгән.