Казанда ярымшәрә урамга чыккан малайның әти-әнисенә штраф салалар
Казанның «Салават күпере» торак комплексында урамга ярымшәрә чыккан малайның әти-әнисенә штраф салыначак.
«Юдино» полиция бүлеге хезмәткәрләренең игътибарын социаль челтәрдә чыккан видеоролик җәлеп иткән. Анда 4 яшьлек малай ыштан һәм ботинка белән генә урамга чыккан, ул күпкатлы йортларны берсенә кайтып килә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хокук тәртибен саклаучылар ачыклаганча, бала әти-әнисе фатирдан күченгәндә шундый хәлдә урамга чыккан.
Баланың ата-анасына карата «балигъ булмаган баланы карау вазифаларын үтәмәгән өчен» административ беркетмә төзелгән.