Төркиядә хәрабәләр астыннан 114 меңнән артык кеше коткарылган
Төркиянең көньяк-көнчыгышында җир тетрәүдән соң хәрабәләр астыннан коткарылган кешеләр саны 114 меңнән артты. Бу хакта РИА Новости Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
Президент сүзләренчә, җир тетрәү дөнья тарихында моңарчы булмаган бәла-каза булды. Зарар килгән 11 провинциядә 118 меңнән артык бина авария хәлендә дип танылган һәм алар сүтеләчәк.
«Хәзерге вакытта хәрабәләр астыннан 114834 граждан коткарылган. Берничә объектта, нигездә Хатайда эзләү-коткару эшләре дәвам итә», - диде ул Хатай провинциясендә брифингта.
6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында Кахраманмараш провинциясендә 9 сәгать аерма белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәүләр булды. Җир асты тирбәнешләре артыннан йөзләрчә афтершок теркәлде. Алар Төркиянең 11 провинциясендә һәм күрше илләрдә сизелде. Сирия дә җитди зыян күрде.