Халыкара туган тел көне алдыннан Бәләбәйдә «Кич утыру» бәйрәме узган
Халыкара туган тел көне алдыннан Башкортстанның Бәләбәй районы үзәк мәдәният сараенда Рәзидә Ибәтуллина җитәкчелегендәге «Акчарлак» татар җыры ансамбле тамашачларны кич утырырга чакырган. Бу хакта «Бәләбәй хәбәрләре» яза.
«Әбием сандыгы» дип аталган чарада гармунчы Валерий Гайнетдиновның баянда уйнавына»Акчарлак» ансамбле татар җырларын башкаркан. Шулай ук, кич утырганда бәйләү, чигү белән шөгыльләнгән татар кызлары үрнәгендә, кичәдә кул эшләре тәкъдим ителде, тамашачыларны татар таба ашлары белән дә сыйладылар, дип яза «Бәләбәй хәбәрләре».
Фото: © Алексей Везбердев \ «Бәләбәй хәбәрләре»