Метеоролог бу атнага һава торышын фаразлады
Май чабу атнасында Казанда үзгәрүчән һава торышы көтелә. Дүшәмбе уртача һава температурасы климатик нормага якын, пәнҗешәмбегә салкынайта, ялларда шәһәргә аномаль җылылык килә. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе бераз явым-төшем булуы ихтимал, һава температурасы климатик норма кысаларында булачак. Чәршәмбе-пәнҗешәмбе антициклон йогынтысында һава температурасының төшүе көтелә. Төнлә -18 градус булачак, уртача тәүлекле температура климатик нормадан түбән булачак. Шимбә һәм якшәмбе атлантик циклон җылылык алып киләчәк, ә көндез һава температурасы -1..-3 градус көтелә», - диде ул.
Ялларда Казанда кар көтелә. Атна дәвамында һав торышы тотрыксыз булачак, җылы һәм салкын фаразлана. Әмма якындагы декадада Татарстан башәкаласында уртача температура климатик нормага якын булачак, диде Переведенцев.