Чүпрәле районы умартачысы Казанда бал фестивалендә җиңүче булды
«Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча ике атналык укулар узды. Әлеге укуларда Чүпрәле районыннан умартачы Марат Исхаков та катнашты.
Программада «Бал фестивале»н үткәрү дә каралган иде. Фестивальдә республика умартачылары илледән артык бал үрнәге тәкъдим ителде. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Эксперт комиссиясе нәтиҗәләре буенча Марат Исхаков җиңүче дипломына ия булды.