Казанда Минзәлә театры гастрольләре башланды
Минзәлә театры Казан гастрольләрен Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектакле белән ачып җибәрде.
«Бүген Камал театрында данлыклы Минзәлә театры. Без Казан халкына башка театрларны да күрсәтү мөмкинлеген тудырабыз. Театрларның нинди бай иҗади тормыш белән яшәвен күрәбез», – диде гастрольләрне ачып җибәргән Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
Гастроль планнары белән театр директоры Илнур Гайниев таныштырды. Ул Минзәлә театрының ел саен узган елга йомгак ясап Казан гастрольләре оештыруын искәртте. Алда коллективны дүрт тыгыз эш көне көтүен әйтте.
«Минзәлә театры - ул «тәгәрмәчле театр». Һәрвакыт халыкчанлыгы белән аерылып торды. Без «мөгез чыгарып», эксперименталь спектакльләргә бик алынмаска тырышабыз. Бүген дә халыкчан музыкаль комедия алып килдек», диде ул.
Тамашачы Минзәлә театрында Байрас Ибраһимов чыгарган «Кыз урлау» спектаклен аншлаг белән карады. Залда татар театрына беренче мәртәбә килгән тамашачы да байтак иде.
Гастрольләр бүген Кариев театрында дәвам итә.