Татарстан радиосында татар телен һәм татар телендә укытучыларга багышланган тапшыру чыга
Халыкара Туган тел көнендә Татарстан радиосында «Фидакарьләр» тапшыруы башлана. Проектның авторы – журналист Раил Садретдинов (Раил Садри).
«Быел да Татарстан радиосында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән берничә зур проект әзерләнәчәк. «Фидакарьләр» дип аталган тапшырулар циклы шуның чираттагысы», диде журналист Раил Садретдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Проектның каһарманнары – гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре.
«Тапшыруларда төрле заманнарның авырлыкларын җиңеп үз хезмәтләрен фидакарьләрчә башкарган ветеран укытучылар хөрмәтләнә. Бүгенге көндә шушы хезмәтне намус белән башкаручы урта буын һәм яшь укытучыларга киң урын биреләчәк. Тапшыруларда укытучыларның тормыш юллары, эш тәҗрибәләре, татар теленең язмышына карата уй-фикерләре, проблемалары, киләчәккә өметләре чагылыш таба», диелгән хәбәрдә.
Тапшырулар сериясе Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан илкүләмендә игълан ителгән Педагог һәм остаз елын истә тотып оештырыла.
Тапшыруга беренче кунак итеп мәгариф өлкәсендә шактый тәҗрибәле, танылган, 51 ел гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган шәхес, бүген Казанның Киров районы 137 мәктәбендә татар теле дәресләрен алып баручы мөгаллимә Рәмзия Кәрим кызы Муллахмәтова чакырылган.
Тапшыруның беренче чыгарылышы 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә 15 сәгать 20 минутта эфирга чыга.