Путин хезмәткә түләүнең минималь күләмен 18,5 процентка арттырырга тәкъдим итте
РФ Президенты Владимир Путин хезмәткә түләүнең минималь күләмен 18,5 процентка арттырырга тәкъдим итте.
2024 елдан хезмәткә түләүнең минималь күләме 19 242 сумга җитәчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федерация Советына Юлламасында киләсе елдан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләменең 18,5 процентка арттырылырга мөмкин булуын белдерде.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт һәм төбәкләр алдына Россиядә хезмәт хакларын сизелерлек арттыру бурычы куелган. Ул шулай ук хакимияттәгеләрнең алга таба да МРОТны инфляциядән зуррак күләмдә арттырачагын вәгъдә итте.
- Узган елның 1 июненнән МРОТ күләме 15 279 сумга җитте. 2023 елның 1 гыйнварыннан – 16 242 сум булды.