WADA Камилә Вәлиеваны дүрт елга дисквалификацияләүне таләп итә
Допингка каршы бөтендөнья агентлыгы (WADA) Спорт арбитраж судына (CAS) Россиянең допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) дисциплинар допингка каршы комитеты (ДАК) фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваны тыелган препаратлар куллануда гаепсез дип тану карарына карата шикаять тапшырды. WADA сайтында шулай дип хәбәр ителә. «РИА Новости.Спорт» шул турыда яза.
Допингка каршы бөтендөнья агентлыгы (WADA) Россиянең допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) дисциплинар допингка каршы комитеты (ДАК) нәтиҗәсен дөрес түгел дип саный. Бу уңайдан оешма Спорт арбитраж судына (CAS) дәгъва бирү хокукыннан файдалана. Дәгъва кысаларында WADA спортчының барлык нәтиҗәләрен юкка чыгаруга һәм аны 2021 елның 25 декабреннән алып дүрт елга дисквалификацияләүгә ирешергә тели.
Допингка каршы комитеты (ДАК) нәтиҗәсен әйтелгәнчә, допингка каршы кагыйдәләрне бозуда спортчы кызның «бернинди гаебе дә, ваемсызлыгы да» юк.
Билгеләп үтелгәнчә, алга таба WADA эш барышына аңлатма бирмәячәк, чөнки эш Спорт арбитраж суды (CAS) карамагында булачак.
2022 елгы Пекин олимпиадасының команда турнирыннан соң, 2021 елның 25 декабрендә фигуралы шуу остасының допинг-пробасы уңай нәтиҗә күрсәтүе билгеле булды. Вәлиева ул Олимпиадада Россия җыелма командасына җиңү яуларга ярдәм итте. CAS спортчыны Уеннарның шәхси турнирына кадәр катнашырга рөхсәт бирде, анда ул дүртенче булды.
Халыкара Олимпия комитеты (МОК) Пекин уеннарындагы Вәлиева катнашкан ярышларның нәтиҗәләрен якынча дип игълан итте. Олимпиаданың команда турниры призерларын бүләкләү тантанасы бу эш тулысынча тәмамлаганчы кичектерде. Медальләр әлегә тапшырылмаган.
Гыйнвар аенда хәбәр ителгәнчә, «РУСАДА»ның допингка каршы дисциплинар комитеты Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозса да, бу очракта аның «бернинди гаебе дә, ваемсызлыгы да» юк, дип нәтиҗә ясады. Шул ук вакытта РУСАДА комитеты аның 2022 елгы Россия чемпионатындагы нәтиҗәсен гамәлдән чыгарды. РУСАДА һәм башка оешмалар гыйнвар ахырында Дисциплинар допингка каршы комитет (ДАК) карарының тулы текстын алды, диелә бу хәбәрдә.