Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2023

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган «Туган телем» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

0
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган «Туган телем» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә атап уздырылган «Туган телем» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Туган телем» конкурсына 340 эш кабул ителде. Шуның 90нына диплом, сертификатлар тапшырылды. Жюри икенче турга узган, беренче урын алучыларны билгеләде. Беренче, икенче һәм өченче урын алучыларга дипломнар тапшырылды. Беренче урын алучыларның дипломнарына исем-фамилияләрне әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы Нәҗип Нәккаш язды», - диде «Татар-информ»га үзәкнең җитәкчесе Флюра Абдуллина.

«Укучылардан Илдан Сафиуллин, Илүзә Заһидуллина, Сафия Мөхәммәтшина, Гайсә Ризванов, Әмилә Нәҗмиева, Римма Закирова, Мостафа Закиров, Таңсылу Исхакова, Ислам Гатауллин жюри алдында шигырьләрен сөйләде. Зыялылар бертавыштан аларга беренче урын бирде», - диде ул.

Видеоязмалар Россиянең Самара өлкәсе, Башкортстан, Пермь крае, Татарстан районнары - Әлки, Балык Бистәсе, Биектау, Яшел Үзән, Буа, Кукмара, Минзәлә, Сарман, Чирмешән районнарыннан, Казан, Бөгелмә шәһәрләреннән килгән. Конкурска үз эшләрен балалар бакчалары, мәктәп, лицей, югары уку йортларында белем алучылар, татар теле укытучылары, педагоглар җибәргән. Фестиваль төрле буын вәкилләрен берләштергән.

Кичәдә Казан кооператив институты фойесында туган телгә багышланган күргәзмә эшләгән. «Рәссам Әлфия Нурхәмитова, калфаклар чигү остасы Резидә Сафина үзләре иҗат иткән милли хәзинәләр белән таныштырды. Педагог Рузилә Зәйнуллина укучылары белән Туган телгә багышлап экспозиция тәкъдим итте», - дип аңлатты Флюра Абдуллина.

Конкурсның ачылышында Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева катнашкан. Ул халыкара туган тел көненең әһәмиятен билгеләп үткән, конкурста катнашучыларга, жюри әгъзаларына рәхмәтен җиткергән.

«Казан кооператив институтының Кыргызстаннан килгән студентлары Татар мәдәнияте үзәгендә татар теле дәресләренә йөри. Алар белән Кыргызстанның халык шагыйре Алыкул Османовның «Ана теле» шигырен тәрҗемә иткән идек. Бүген аны студентлар беренче тапкыр татар телендә сөйләде. Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева Габдулла Тукайның «Шүрәле» һәм «Су анасы»н инглиз телендә тәрҗемә иткән. Тиздән ул Санкт-Петербургта нәшер ителәчәк», - диде Флюра Абдуллина.

Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина катнашучыларга киңәшләрен биргән, мөнәҗәт башкарган. Шагыйрә Фәүзия Солтан Татар Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың сәламнәрен җиткергән. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш чараның мөһимлеген искәрткән. ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты Башкарма директоры Айгөл Мөхәммәдиева институт ректоры Энгель Таһировның фикерләрен җиткергән.

Халыкара туган тел көненә багышланган чара Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә язылган җырны башкару белән төгәлләнгән.

  • Конкурс Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырылды.




Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»





Москва

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Наташа Королёва

Продюсер Пригожин поддержал певицу Королеву после отмены ее номера в телеэфире




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Инсайты, стратегии и нетворкинг для профессионалов: 21 июня пройдет ежегодный форум «Спорт и Бизнес»

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


WTA

Ангеліна Калініна поступилася восьмій ракетці світу Саккарі на турнірі WTA 1000 у Римі: результат



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России