Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге артистлары «Кышкы уеннар» бәйрәмендә катнашты
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге артистлары Мәскәү өлкәсе Пушкин шәһәр округының «Татар мәдәни-агарту үзәге» тарафыннан оештырылган «Кышкы уеннар» бәйрәмендә катнашты. Бу – Мәскәү өлкәсендә яшәүче халыкларның ел саен үткәрелә торган дуслык фестивале. Мәскәү шәһәр Татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Бәйрәмгә җыелган халкыны Пушкин шәһәр округы башлыгы урынбасары Елена Панькив һәм Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Фәннур Гарифуллин котлады. Чарага җирле депутатлар һәм Пушкин шәһәр округы Иҗтимагый палатасы әгъзалары да килгән иде. Рәфыйк Вәлитов Мәскәү татарлары автономиясе исеменнән сәламләү мөрәҗәгатен укыды.
Концерт программасында Пушкин шәһәр округының төрле музыкаль һәм хореографик коллективлары катнашты. Татар мәдәнияте үзәге артистлары танылган татар җырларын башкарды һәм бәйрәмнең гомуми атмосферасына татар моңын өстәде, диелә хәбәрдә.