Түбән Кама районында туристлар маршруты төзергә планлаштырыла
Түбән Кама районында 11 мәдәни мирас объектын үз эченә алган туристлар маршруты төзергә планлаштырыла. Түбән Кама районы һәм шәһәр Советының хисап сессиясендә Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин шул хакта сөйләде.
Ширәмәт авыл җирлеге 7 торак пунктта яшәүче 2 меңнән артык кешесе булган зур җирлекнең берсе булып тора. Җирлек территориясендә төбәк әһәмиятендәге 11 мәдәни мирас объекты сакланган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Безнең зур хыялыбыз – туристлар маршруты булдыру, шулай ук җирлек балансында торучы сәүдәгәр Липатов йортында тематик музей һәм чүлмәк ясау остаханәсе булдыру», - дип уртаклашты Владислав Никишин.
Авыл җирлеге территориясендә 29 социаль, мәдәни һәм көнкүреш объекты, шулай ук өч дини объект эшли. Сыр кайнату заводы эшли, анда сыр һәм башка сөт продуктлары җитештерелә.
«Татарстан Республикасында 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, дип игълан ителде. Бүгенге көндә авыл гореф-гадәтләрне саклап тора. Безнең бурыч – аларны торгызу, теркәү, тикшерү һәм, әлбәттә, беренчел формада саклау. Ә иң мөһиме, безнең балаларны һәм яшьләрне моңа җәлеп итү», - диде Владислав Никишин.