Песков Путинның 2024 елгы сайлауда катнашу ихтималы турындагы сорауга җавап бирде
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елда дәүләт башлыгын сайлауда катнашырга ниятләве турында әлегә берни дә әйтмәде, дип белдерде Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков. Президент мондый белдерүне кайчан ясарга мөмкин, дигән сорауга ул җавап бирә алмады.
«Ә сез бу уңайдан аның белдерү ясаганын ишеттегезме? Мин дә ишетмәдем», - диде Песков ТАСС агентлыгы хәбәрчесенең Путин сайлауда катнашырга ниятлиме-юкмы дигән соравына җавап биреп.
Кичә Путин Федераль җыенга юлламасында 2024 елда сайлауның «закон нигезендә узачагы, барлык демократик, конституцион процедуралар үтәләчәге» хакында белдерде.
Закон буенча, Путинның 2024 елда яңа срокка сайланырга хакы бар. Моннан алдагы сайлау алдыннан – 2018 елда дәүләт башлыгы үз кандидатурасын күрсәтергә ниятләве хакында сайлауга өч ай кала хәбәр иткән иде.