Разил Вәлиев Мәҗит Гафури медале белән бүләкләнде
Иҗтимагый премияне «Җыен» фонды Мәҗит Гафурига багышлап чыгарган китап өчен бирделәр.
Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиев Мәҗит Гафури медале белән бүләкләнде.
Разил Вәлиевкә Мәҗит Гафури медален Татарстан Фәннәр академиясендә «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» темасына узган түгәрәк өстәл утырышында «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фонды советы рәисе Люция Камаева тапшырды.
Люция Камаева сүзләренчә, Мәҗит Гафури медале – ул «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фонды советы карары нигезендә бирелә торган иҗтимагый премия. Медальдә Мәҗит Гафури портреты сурәтләнгән һәм «Лауреат премии Мажита Гафури» дип язылган. Аның колодкасына Башкортстан әләмендә булган зәңгәр, ак һәм яшел тасмалар сызылган.
Фото: © https://www.psp.ru/medali
Разил Вәлиевкә әлеге медаль Мәҗит Гафурига багышлап чыгарылган китап өчен бирелде. Китапны Разил Вәлиев җитәкчелек иткән «Җыен» фонды нәшер иткән. Бу басмага Мәҗит Гафуриның сайланма әсәрләре, моңарчы архивларда сакланган хатлары, публицистик язмалары кергән. Шулай ук китапта Мәҗит Гафури иҗатына Габдулла Тукай, Миркасыйм Госманов, Әмирхан Еники кебек шәхесләрнең рецензияләре дә урын алган.