Төркиянең көнчыгышында тагын җир тетрәгән
Төркиянең көнчыгышында 4,5 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Европа Урта диңгез сейсмологик үзәгенә (EMSC) сылтама белән хәбәр итә.
Җир тетрәүне UTC вакыты белән 07.09 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 10.09 сәгатьтә) теркәгәннәр. Аның үзәге 644 мең кеше яшәгән Диярбакыр шәһәреннән төньякка таба 61 чакрым ераклыкта, 5 чакрым тирәнлектә урнашкан. Зыян күрүчеләр һәм йортлар җимерелү турында хәбәрләр килмәгән.
6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Кахраманмараш провинциясендә тугыз сәгатьлек интервал белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәү булды. Җир асты селкенүләре илнең 11 провинциясендә һәм күрше дәүләтләрдә, шул исәптән Сириядә дә сизелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, Төркиядә 42 меңнән артык кеше һәлак булган. Дүшәмбе көнне Хатай провинциясендә өч минутлык интервал белән 6,4 һәм 5,8 магнитудалы ике җир терәү булды, шуннан соң йөздән артык афтершок теркәлде. Соңгы мәгълүматлар буенча, алты кеше һәлак булган, 500дән артыгы яраланган.