Чаллыда Җәмигъ мәчетенә үзәк гөмбәзнең аскы өлеше урнаштырылган
Чаллыда Җәмигъ мәчетенә үзәк гөмбәзнең аскы өлеше куелды, аның диаметры 19 метр тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллы Җәмигъ мәчете төзелеше фондының Попечительләр советы рәисе Уел Хөсәенов сөйләде.
«Төп гөмбәз конструкцияләре Волгодонскидан китерелде, шуңа күрә аны ташу өчен йөк машиналарына 20 рейс ясарга кирәк булды. Кичә аскы ярусны җыйдылар, күтәрделәр. Хәзер өске катны җыя башладык. Җыю тәмамлангач, аны шушы көннәрдә күтәрү планлаштырыла», – дип сөйләде агентлыкның әңгәмәдәше.
Аннары, Уел Хөсәенов сүзләренчә, өске гөмбәзне җыю эше башланачак. Гөмбәз ике атна эчендә тулысынча әзер булачак.
Чаллыдагы Җәмигъ мәчете проекты гомуми мәйданы 6,6 мең квадрат метр булган биналар комплексын төзүне күздә тота. Үзәктә зур урта (19 метр диаметр) һәм кече (лифт шахталары өстендә як-якка урнаштырылган) гөмбәзле төп бина урнашачак. Мәчетнең дүрт манарасы булачак: арткы фасад ягыннан ике кечкенә һәм флигельләр ягыннан ике зур. Дүрт манараның биеклеге 76 метр тәшкил итәчәк.