Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мобилизацияләнүчеләрдән 4 мең мөрәҗәгать килгән
Узган ел Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына мобилизацияләнгән кешеләрдән һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 4 меңнән артык мөрәҗәгать һәм хәбәр килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 41нче утырышында омбудсмен Сәрия Сабурская әйтте.
«Вәкил аппараты мобилизацияләнгән кешеләр, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау өчен баштан ук максималь көч куйды», – дип белдерде Сабурская.
Аның сүзләренчә, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белән бергә вәкил аппараты 16 яшькә кадәрге өч баласы булган күп балалы әтиләрне РФ Кораллы Көчләренә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәттән кичектереп тору буенча эш башкарган.
«Бу чаралар нәтиҗәсендә 200гә якын күп балалы әти туганнарына һәм якыннарына кире кайтты. Мобилизацияләнгән гражданнарга тиешле күләмдә акча түләүгә кагылышлы мәсьәләләр оператив тәртиптә эшкәртелде», – диде омбудсмен.
4,3 меңнән артык граждан мобилизацияләнгән гражданнарны урнаштыру пунктларында юридик ярдәм алды, дип өстәде ул. «Хәзер техник хаталар белән бәйле сораулар килә, алар мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт хакын вакытында ала алмауларына бәйле. Бүген без хәбәрсез югалучылар мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәбез», – диде Кеше хокуклары буенча вәкил.
Былтыр Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гражданнардан барлыгы 6 746 язма һәм телдән мөрәҗәгать килгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 551гә күбрәк.