Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2023

Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровский «Эрмитаж-Казан» үзәгендә күргәзмә ачты

0
Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровский «Эрмитаж-Казан» үзәгендә күргәзмә ачты

Кичә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан Казанда егерме бишенче күргәзмә ачылды, ул «Александр Македонский. Путь на Восток» дип атала. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, Омскта, Владивостокта һәм Выборгта Эрмитаж вәкилләре, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, республика музейлары җитәкчеләре, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты.

Экспозициягә якынча 400 экспонат кергән, алар Александрның Көнчыгышка сәяхәте, грек культурасының Азиянең зур территорияләрендә таралуы һәм Эллада классик сәнгатенең бөеклеге турында сөйлиләр.

Михаил Пиотровский сүзләренчә, хәзер «Эрмитаж-Казан»да уза торган Эрмитаж көннәре – музейлар өчен тәҗрибә алмашу, чөнки программа кысаларында гамәли семинарлар, лекцияләр, шул исәптән инклюзия буенча да уздырыла. Ул күргәзмәнең барлык кураторларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерде.

«Александр Македонский. Путь на Восток» күргәзмәсе Дәүләт Эрмитажы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы белән булдырылган. Рөстәм Нургали улы Миңнехановка - барлык күргәзмәләргә ярдәм иткәне өчен һәм Минтимер Шәрип улына үз вакытында «Эрмитаж-Казан»ны булдырырга «мәҗбүр иткәне» өчен зур рәхмәт», - диде ул.

Аның сүзләренчә, бу искиткеч күргәзмәдә гаять матур әйберләр бик күп, фрескалар да, рәсем сәнгате үрнәкләре дә, гравюра да бар. Болар барысы да бик яхшы тәкъдим ителгән, белгеч өчен нур өстенә нур, кешелек тарихы турында уйланырга мәҗбүр итә. «

«Бу - Эрмитаж музеен чагылдыручы искиткеч образы. Бүген безнең монда барысын бергәләп эшләвебез - глобаль Эрмитаж программасының бер өлеше, ул дөньяга юнәлтелгән һәм мәдәниятләр диалогы турында сөйли, ә бу исә Эрмитаж эшчәнлегенең төп максаты. Безгә Казан коллегаларыбыз белән эшләү бик рәхәт һәм файдалы. Безнең иярченнәр бик күп кызыклы инициативалар тудыралар. Бу күргәзмә республика халкында һәм кунакларында зур кызыксыну уятыр, дип ышанам», – диде ул.

Минтимер Шәймиев «Эрмитаж-Казан» үзәгендә күргәзмәләр оештыруны хуплаучыларга рәхмәт белдерде. «Үз вакытында, чыннан да, без Эрмитаж тарихында беренче тапкыр Эрмитаж-Казан үзәген оештырырга булдык. Сез безгә бу эшне ышанып тапшырдыгыз һәм сезнең ышанычны аклавыгызга без бик шатбыз. Бу җиңел генә булмады, ләкин без сезнең барлык таләпләрегезне үти алдык. Бу безнең музей эшендә катнашу дәрәҗәсен күрсәтә. Сезнең белән Эрмитаж дәрәҗәсендә эшләү һәм егерме бишенче күргәзмәне үткәрү - зур казаныш. Моның өчен без сезгә чын күңелдән рәхмәтле», - диде Минтимер Шәймиев Михаил Пиотровскийга мөрәҗәгать итеп.

«Күргәзмә Александр Македонскийның, киңлекләрне һәм халыкны гына яулап калмыйча, сәнгать үсешенә дә йогынты ясавы турында сөйли. Бу мине гаҗәпләндерде. Македонский турында бик күп сәнгать әсәрләре иҗат ителгән, бу аның төрле җирләр, төрле халыклар мәдәниятенә йогынтысы турында сөйли. Чын күңелдән рәхмәт сезгә. Без - теге яки бу дәрәҗәдә белем алган кешеләр, әмма мондый проектлар-дәресләр безне тәрбияли, тарих һәм сәнгать белән танышырга, белем алырга мөмкинлек бирә», - диде Минтимер Шәймиев.

«Александр Македонский. Путь на Восток» күргәзмәсе 2023 елның 8 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Килүчеләрне борынгы тарих белән интерактив танышу көтә, болар: балалар өчен уен зоналары, хуш исле станцияләр, мультимедиа һәм тактиль станцияләре.





Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о начале испытаний беспилотного трамвая в городских условиях и запуске виртуальной карты «Тройка»





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о ключевой роли МСП в экономике страны


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале испытаний беспилотного трамвая в городских условиях и запуске виртуальной карты «Тройка»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

OG Buda

Настоящая дружба: как Федук и OG Buda выглядели до популярности




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о спорте и ежедневных здоровых привычках

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии спорта и повышении его доступности для граждан

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге назвала главные стимулы россиян для систематических занятий физкультурой и спортом


ATP

Немец Зверев выбил россиянина Медведева из топ-4 ATP



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Дагестанцы заставили блогера из Казани извиняться за ролики о сексе в исламе



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России