«ТНВ»да хәйрия телемарафонында «Алга» батальоны гимны премьерасы тәкъдим ителә
Бүген «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Барысы да Җиңү өчен!» хәйрия телемарафоны эфирында үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүчеләрнең «Алга» батальоны гимны телепремьерасы була. Ул 13.57 сәгатькә планлаштырылган.
Искәртик, Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен марафон «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында 10.00 сәгатьтә башланды.
Теләге булган һәр кеше махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен акча җыюда катнашырга мөмкин. Телевизор экранында QR-код чыга, тамашачылар аның аша ярдәм күрсәтә ала. Җыелган акча Татарстаннан үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүчеләргә һәм мобилизацияләнүчеләргә җибәреләчәк.