Ришат Төхвәтуллин: Махсус операция зонасында җырымны башкарган егет концертыма килде
Әлеге минутларда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына «Болгар радиосы» студиясеннән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм хәрби хезмәттә булган баянчы Разил Камалов кушылды.
Ришат Төхвәтуллин башкарган «Агымсу юлын таба» җырын Шамил исемле егет махсус хәрби операция зонасында җырлаган. Шамил ялга кайткач, Ришат концертына да килгән. Бу турыда «ТНВ» каналы хәбәр итте.
Ришат Төхвәтуллин бу җырны «Болгар радиосы» эфирында да башкарды.
Марафонның башлап йөрүчесе — «ОНФ»ның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак, диелә хәбәрдә.