Түбән Камада шәһәр Советы депутатлары гражданнарны кабул итәчәк
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары кабул итәчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
27 февральдә 16.00 сәгатьтә халыкны Тимур Гәрәев кабул итәчәк.
28 февральдә 11.00 сәгатьтә Түбән Камада яшәүчеләрнең сорауларына Марина Камелина җавап бирәчәк.
Кабул итүгә 41-71-95 телефоны буенча язылырга кирәк. Очрашулар Студентлар урамы, 9 адресы буенча узачак.