Кукмарада Данил Һадиев исемендәге хуҗалыкта техника ремонтының барышы белән таныштылар
Кукмараның Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында район башлыгы, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар техника ремонтының барышы белән танышты, терлек утарларын карады.
Хуҗалыкта модернизациягә һәм машина-трактор паркын яңартуга зур игътибар бирелә. Алдагы елны 58 миллион сумнан артыкка сигез берәмлек техника сатып алынган.
Шулай ук терлекчелек тармагы да яхшы темплар белән үсә, дип сөйләделәр. Бүгенге көндә 1465 мөгезле эре терлек бар, шуның 516сы – савым сыерлар.
«Үткән ел 205 миллион сумга якын тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, табыш 47 миллион сумга якын тәшкил итә», - диде хуҗалык җитәкчесе Данил Һадиев.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/danil-hadiev-isemendage-krestian-fermer-xualygynda-seminar-kinasma-buldy