Электромобильләр ясый торган компания Чаллыдагы икенче IT-паркның көчле резиденты булачак
Чаллыда республика җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы ярдәме белән икенче ІТ-парк төзергә ниятлиләр. Электр автомобильләрен эшләү белән шөгыльләнә торган «Атом» инновацион компаниясе аның көчле резиденты булачак. Яңа бина төзелешен хисап сессиясендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев игълан итте.
«Яңа мәйданнар электромобильләр һәм машина төзелеше өлкәсендә инновацион кластер булдыру өчен нигез булачак. Паркның якорь резиденты – гаджет-автомобильләр ясау белән шөгыльләнә торган «Атом» компаниясе, үз үсеше өчен өстәмә мәйданнар алыр дип өметләнәбез», – дип билгеләде мэр.
Чаллының хәзерге ІТ-паркында 89 компания урнашкан, ул былтыр август аенда 10 еллыгын билгеләп үтте.
Аның инфраструктурасы проектларга ярдәм итү һәм үсеш өчен яхшы экосистема булдыра. «Мәйданнар тулы, алар хәтта җитми», – диде мэр.