Казанның «Элекон» заводы Бөекбританиянең яңа санкцияләр исемлегенә эләккән
Казанның Яңа Савин районында урнашкан «Элекон заводы» яңартылган санкцияләр исемлегенә кертелгән, аны бүген Британия хөкүмәте чыгарды. Ул «хәрби техника җитештерү һәм ремонтлау» аркасында чикләүләр кертелгән предприятиеләр арасында, диелә белдерүдә.
«Элекон»нан тыш, санкцияләр «Изумруд», «Ломо», «Звезда» акционерлык җәмгыятьләре, «Завод Сокол» һәм башка предприятиеләр, шулай ук Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтына кагылган. Моннан тыш, Британиянең кара исемлегенә «Ростех», «Росатом», «Алмаз-Антея» вәкилләре, дүрт банк һәм Россия сәясәтчеләре кергән.
«Элекон» инде узган елның декабрь аеннан бирле Европа Берлеге чикләүләре астында.
Көнбатыш илләре махсус хәрби операция башлануга бер ел тулган көнгә Россиягә каршы яңа масштаблы санкцияләр кертәчәге турында игълан иткән иде.