Путин Иҗтимагый палатаның яңа составын формалаштыру процедурасын башлап җибәрде
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт һәм җәмгыять алдында аерым казанышлары булган 40 гражданның кандидатураларын билгеләде һәм аларга РФ Иҗтимагый палатасы составына керергә тәкъдим юллады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Президент сайтындагы мондый тәкъдим палатаның яңа составын формалаштыру процедурасын башлап җибәрү дип санала.
Кандидатураларның ким дигәндә яртысы һөнәри һәм иҗади союзлар, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм аларның ассоциацияләре, профессиональ берләшмәләр, шулай ук һөнәри һәм социаль төркемнәрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен төзелгән башка коммерциячел булмаган оешмалар.
Хәзер 30 көннән дә соңга калмыйча, илнең субъектларының иҗтимагый палаталары үз составыннан РФ Иҗтимагый палатасы составына бер вәкил сайларга тиеш.
Кремль палатага илебез гражданнарының ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм ирекләрен, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерцияле булмаган оешмаларның хокукларын исәпкә алуны тәэмин итү бурычлары йөкләнүен искәртә. Иҗтимагый палата федераль башкарма хакимият органнары, РФ субъектларының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары эшен контрольдә тота. Шулай ук ул мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм итә.