Миңнеханов: Татарстанлылар яу кырында Ватан мәнфәгатьләрен лаеклы яклый
Бүген Татарстан кешеләре, шул исәптән Чаллы ир-егетләре, махсус хәрби операция зонасында Ватан мәнфәгатьләрен лаеклы яклый, дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр советының йомгаклау сессиясендә. Ул хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгын мактады, шулай ук хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең ролен билгеләп үтте.
«Без ир-егетләрнең куелган бурычларны уңышлы үтәүләрен һәм исән-сау өйләренә кайтуларын телибез», – диде Татарстан Рәисе.
Ул хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне мөһим бурыч дип атады, бу эшнең Чаллыда беренче көннәреннән үк югары дәрәҗәдә алып барылуын билгеләп үтте. Рәис Чаллы тәҗрибәсен мисал итеп китерде, шәһәр махсус хәрби операция зонасына һәм илнең яңа төбәкләренә 500 тонна гуманитар йөк җибәргән.
Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путинның махсус хәрби операция уздыра башлауны игълан итүенә бүген нәкъ бер ел булды.