Татарстан башкаласында «Минем Казаным» проектының премьерасы узачак
28 февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Минем Казаным» проекты премьерасы була. Авторы ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Ибраһимов булган тамашаны «Пантера» камера балеты һәм «Заманча биюне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тәкъдим итәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Минем Казаным» проекты – бию, музыка, видеоинсталляцияне һәм башка чараларны синтезлаучы нәфис әсәр. Сәхнәдә ТР башкаласы тарихында һәм мәдәниятендә үз эзләрен калдырган тарихи шәхесләрнең образлары барлыкка киләчәк. Бу – патшабикә Сөембикә, шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил, опера һәм камера җырчысы Федор Шаляпин һ.б.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның мәдәният идарәсе.