Казанның Киров районындагы кайбер йортлар авария аркасында сусыз калган
Дмитров урамындагы 6 нчы йорт янындагы су челтәрләрдендә авария булу сәбәпле, Казанның Киров районының кайбер йортлары сусыз калган.
Суны сүндерү Богатырев урамындагы 4/2, Димитров урамындагы 4, 6, 8, 3, 5, 7, 9, 11 һәм Халтурин урамындагы 11/10нчы йортларга кагыла.
Суның кайчан биреләчәге әлегә билгеле түгел. Район хакимиятенең матбугат хезмете ремонт эшлере тәмамланганчы су булмаячак, дип хәбәр итә.