Төркиянең Малатья провинциясендә 4,7 магнитудалы җир тетрәү булган
Төркиянең Малатья провинциясендә 4,7 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү идарәсенә (AFAD) сылтама белән хәбәр итә.
«Малатья провинциясенең Пютюрге районында 4,7 магнитудалы җир тетрәү булган», - диелә хәбәрдә.
Җир тетрәү 23.25 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән туры килә) җиде чакрым тирәнлектә теркәлгән.