Миңнеханов Путин юлламасындагы чараларны гамәлгә ашыруга актив рәвештә кушылырга чакырды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә республиканың төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләренә Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында телгә алынган чараларны гамәлгә ашыруга актив рәвештә кушылырга күрсәтмә бирде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дәүләт башлыгы үз мөрәҗәгатендә тышкы һәм эчке сәясәтнең төп юнәлешләрен, ил үсешенең векторын билгеләде, махсус операция барышына, Россиянең социаль-икътисади үсешенә бәя бирде. Без ил Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган максат һәм бурычларны тулысынча хуплыйбыз», - дип искәртте Миңнеханов.
Республика җитәкчесе шулай ук Президентның юлламасында китерелгән мөһим карарларның кайберләрен санап үтте.
Аларның берсе - Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә һәм махсус операция ветераннарына ярдәм күрсәтү фонды оештыру. Ярдәмнең барлык төрләрен координацияләү әлеге фондның төп бурычы булачак. Икенчесе – бушлай газлаштыру программасын дәвам итү, ул шулай ук социаль объектларга да кагылачак (гражданнар өчен даими нигездә эшләр дип көтелә).
Моннан тыш, оборона заводлары хезмәткәрләре өчен торакны ташламалы арендалау программасы гамәлгә ашырылачак. 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме 19 242 сумга җитәчәк. Агымдагы елда җәмәгать транспортын яңартуга өстәмә рәвештә 50 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.
«Республика Хөкүмәтенә, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә, муниципаль берәмлек башлыкларына әлеге чараларны гамәлгә ашыруга актив рәвештә кушылырга күрсәтмә бирәм», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ТР Рәисе Ватанны саклаучылар көненә багышланган чараларны оештыру һәм үткәрүгә җәлеп ителгән барлык структура вәкилләренә һәм муниципалитет башлыкларына рәхмәт белдерде. «Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде», - диде республика җитәкчесе.