Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар артуын дәвам итә
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар артуын дәвам итә. Кичә коронавирусның 151 очрагы (аннан алдагы көнне 151 иде) расланган.
27 пациент (аннан алдагы көнне – 44) хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 197 771 очрагы ачыкланган, 193 952 кеше (шуларның 167се – узган тәүлектә) терелгән.
Коронавирустан вафат булучылар саны инде бер айдан артык үзгәрми, бүгенге көндә ул 2010 кеше тәшкил итә. Бу хакта соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыккан иде.
Тулаем алганда, Россиядә коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны бер көндә 13 829га арткан. 12 618 пациент савыккан, 786 кеше хастаханәгә озатылган. 32 кеше вафат булган.