Япониядә 6,1 магнитудалы җир тетрәү булган
Бүген Япониянең төньягында 6,1 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Аның үзәге Хоккайдо утравында, 6 чакрым тирәнлектә урнашкан, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Зыян күрүчеләр һәм биналарның җимерелүе турында әлегә мәгълүматлар юк, цунами куркынычы да көтелми.
Агентлык хәбәр иткәнчә, Япония Премьер-министры Фумио Кисида канцеляриясе каршында табигый бәла-каза турында мәгълүматлар җыю һәм аларны өйрәнү белән шөгыльләнәчәк кризис штабы оештырылган.