Орнитолог Казанга кара каргаларның кайчан кайтачагы хакында сөйләде
Татарстанга күчмә кошлар көньяктан, гадәттә, март аенда кайта башлый. Беренче булып кара каргалар кайта, аларның кайтуы халык сынамышлары буенча яз башлануын аңлата. Профессор, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Кара каргалар беренче булып кайта, яз җылы һәм иртә килгән елларда тәүге разведчиклар инде февраль ахырында ук күренә», - дип искәртте ул.
КФУ профессоры күзәтүләре буенча, соңгы елларда кара каргаларның шактые җылы якка китми, Казанда кышлый. Кешеләр еш кына аларны җылы яктан кайткан «туганнары» белән бутый, әмма соңгыларын аеруы бик җиңел: кагыйдә буларак, мондый кошлар бездә кышларга калган каргаларга караганда ябыграк та, куркаграк та.
«Иң элек кара каргалар, аннары сыерчыклар, тургайлар һәм кызылтүшләр кайта. Апрельдә су кошлары кайтып җитәчәк. Май урталарында безнең якларда – шәүлегәннәр, бераз соңрак сандугач һәм ясмык чыпчыгы күренәчәк», - дип искәртте спикер.