Мишустин рецепт белән бирелә торган даруларны дистанцион сату тәртибен раслады
1 марттан Россиядә рецепт белән бирелә торган даруларны дистанцион сату буенча эксперимент башлана. Премьер-министр Михаил Мишустин аны үткәрү тәртибен раслады. Бу хакта «Российская газета» яза.
Эксперимент Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Белгород өлкәләрендә башлана һәм 2026 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Анда үз сайты булган яки маркетплейс белән килешү төзегән даруханәләр катнаша ала. Аларның шулай ук формалаштырылган заказларны саклау өчен бүлмәсе, температура режимы үтәлә торган махсус бокслар кулланып, даруларны сатучыларга үз вакытында илтеп бирү мөмкинлеге булырга тиеш. Эксперимент ирекле нигездә узачак.
Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы онлайн-сатуга рөхсәт ителгән дарулар исемлеген раслаган иде. Анда антибиотиклар, шикәр диабеты, гипертензия, бронхиаль астма һ.б. авыруларны дәвалаганда кулланыла торган препаратлар керә. Составында наркотик, психотроп яки көчле тәэсир итә торган матдәләр булган, этил спирты күләме 25 проценттан артып киткән препаратларны сату тыела.